Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы 400 мең сум акчасын югалткан

Ул мошенниклар корбаны булган.

Алабуга районы полициясенең кизү бүлегенә 50 яшьлек алабугалыдан мошенниклык факты турында гариза килгән. 

Тикшерү барышында полицейскийлар зыян күрүчегә кесә телефонына үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез ир-аттан шалтырату килүен ачыклый. 

Ялган банк хезмәткәре зыян күрүченең банк картасыннан билгесез затларның акча алырга омтылуын һәм моны булдырмас өчен булган акчаларны «куркынычсыз» счетларга күчерергә кирәклеген аңлата.

Шалтыратучы ир моңа ышанып, күрсәтелгән абонент номерларына 400 мең сумнан артык акча күчерә. Күпмедер вакыт узгач, ир-атка тагын шалтыратып, билгесез затларның аның исеменә кредит рәсмиләштерелүе һәм аны түләү максатыннан, акчаларны күрсәтелгән счетка күчерергә кирәклеге турында хәбәр итәләр. Шалтыратучыларның сүзләренең хаклыгына шикләнеп, ир полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча Алабуга полициясенең тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясындагы 3 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X