Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы чит кеше картасыннан җиде мең сум акча урлаган

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Алабуга полициясенең дежур бүлегенә банк картасыннан акча урлау турында гариза кабул ителә.

33 яшьлек алабугалы ханым аңлатуынча, ул картасын югалткан, ә аны онлайн-банк аша тикшергәннән соң, акчаның күчерелгәнен ачыклаган.

Китерелгән зыян күләме 7 мең сумнан артык тәшкил иткән. Бу факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылган. 

Полиция хезмәткәрләре шикләнелүченең шәхесен ачыклый һәм аны тоткарлый. Ул элек хөкем ителгән 34 яшьлек алабугалы булып чыккан.

Тоткарланган кеше үз гаебен тулысынча таныган һәм урамда банк картасын тапканнан соң кибеттә берничә әйбер сатып алуын хәбәр иткән. 

Полиция хезмәткәрләре искә төшерә: банк картасы югалган очракта, аны шунда ук блокка куярга кирәк. Банкның «кайнар линиясенә» шалтырату сезнең акчагызны саклап калырга ярдәм итәчәк.

Ә чит кеше картасын тапкан кеше, андагы акчаларны үзләштергәнче, мондый гамәлләрнең авыр җинаять булып саналуын белеп торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев