Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде

Хокук бозучы 1,5 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнде.

Машина йөртүчеләрнең барысы да руль артына исерек килеш утырырга ярамаганлыкны бик яхшы белә. Тик менә барысының да бу законга буйсынасы гына килми.

Бүген Алабугада узган суд утырышында яшь алабугалының эше каралды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, 26 сентябрь төнендә Мәскәү урамында ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек килеш машина руле артына утырган Инсаф Хуҗиәхмәтовны туктата. Суд утырышы барышында егет үз гаебен таныган. 

Нәтиҗәдә, ул 1,5 елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм аңа карата 30 мең сум күләмендә административ штраф билгеләнә.

Яңалык юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев