Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы караклар корбаны булган

Кешбэк алу сәбәбе белән мошеннилар аны 26 мең сумга алдаганнар.

25 октябрьдә Алабуга полициясенең кизү бүлегенә 68 яшьлек ир-ат акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Зыян күрүче сөйләвенчә, аңа билгесез хатын-кыз шалтырата һәм аңа 11 мең сум күләмендә кэшбэк тиеш булуы турында «күңелле» хәбәр җиткерә. 

Тик кешбэк акчаларын алу өчен банк картасының номерын һәм картаның икенче ягындагы серле өч санны гына әйтергә кирәк була. Хатын-кыз әйткән барлык күрсәтмәләрне үтәгәч, ирнең картасыннан 26 мең сум акча юкка чыга. Караклар корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X