Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы мошенниклар корбаны булган

Бу очрак буенча җинаять эше ачылган.

27 яшьлек шәһәрдәшебез алдакчыларга ышанган.

Социаль челтәрләрнең берсендә, ул тюбинглар сатылуы турында игълан күреп алган. Кызыксынып китеп, сатучы белән элемтәгә кергән. Тегесе товарны китереп бирүләрен, ләкин алдан бәясен түләргә кирәклеген әйткән. Хәбәр ителгән исәпкә 11 мең сумнан артык акча җибәрелә, ә товар килми, сатучы да элемтәгә чыкмый башлый. 

Россия ЭЭМның Алабуга районы буенча бүлеге, «Алдакчылык» маддәсенә нигезләнеп, бу очрак буенча җинаять эше ачкан.

Фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев