Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы мошенникларга 380 мең сум акча күчергән

Бу хакта җирле полиция бүлеге хәбәр итә .

Узган атнада Алабуга полициясенең кизү бүлегенә җинаятьләр турында барлыгы 254 хәбәр кабул ителгән.

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр категориясенә керә торган җинаятьләрнең берсе алдакчылык очрагы белән бәйле. 

«Интернет-биржада өстәмә хезмәт хакы алу тәкъдиме белән билгесез зат 39 яшьлек алабугалының акчасына ия булган. Китерелгән зыян күләме 380 мең сумнан артып китә», — дип хәбәр иттеләр полиция бүлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев