Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы, мошенникларга ышанып, зур сумма акчасын югалткан

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. 

Алабуга районының кизү бүлегенә 34 яшьлек ханым мошенниклык факты турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең кесә телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. Ул ханымга аның исеменә аферистларның кредит рәсмиләштерүен һәм аны ябу өчен яңа кредит рәсмиләштерергә һәм аның телефонына килгән смс-кодларны әйтергә куша. 

Шалтыратучының сүзләренә ышанган алабугалы бу күрсәтмәләрнең барысын да үти. Соңрак ул кредит акчаларының билгесез счетка күчерелүен, ә кредитның ябылмавын аңлап ала. Мошенниклар корбаны булуын аңлап алган алабугалы полициягә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян күләме — 200 мең сум. 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев