Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы наркоҗинаять өчен хөкем ителде

Аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнде.

Алабуга шәһәр судында РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче ир-атка карата җинаять эше тикшерелде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. 

Быелның 12 февралендә гражданин интернетта наркотик матдәләр сатучы белән элемтәгә керә. Шуннан соң алабугалының кәрәзле телефонына әфьюн өчен акча күчерү өчен счет номеры күрсәтелгән хәбәр килә. Товар өчен түләгәннән соң, телефонына наркотикның яшерелгән урыны күрсәтелгән геолокация координаталары килә. 

Алынган координаталар буенча килеп, алабугалы карга яшерелгән мефедрон дип аталган наркотик чарасын ала, ягъни, сату максатын күздә тотмыйча, законсыз рәвештә шәхси куллану өчен наркотик матдә сатып ала. 

Хокук бозучы матдәнең бер өлешен куллана, ә калган өлешен уң кулына киелгән перчаткада, полиция хезмәткәрләре тоткарлаганчыга кадәр законсыз рәвештә саклый. 

Әлеге җинаять өчен аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев