Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалы полиция хезмәткәрен кимсеткән өчен хөкемгә тартылган

Үз гаебен гаепләнүче тулысынча таныган.

Алабугада полиция участогының вәкаләтле вәкилен кимсетүче кешене хөкем итәчәкләр.

Шәһәр прокуратурасы моңа кадәр берничә тапкыр хөкемгә тартылганы булган 51 яшьлек алабугалыга карата гаепләү карарын раслады, ул РФ ҖКның 319 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә («Хакимият вәкилен кимсетү»).

Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Светлана Уфимцева хәбәр итүенчә, тикшерү фаразы буенча, 2022 елның 1 августында, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлегенә Тынычлык проспектындагы 34нче йортта урнашкан ашамлыклар кибетендә сатып алучы тавыш куптарган дип хәбәр килә. Җәмәгать тәртибен бозуны кисәтү максатында, полиция участогының өлкән вәкаләтле вәкиле күрсәтелгән адрес урынына чыга.

Кибетнең сәүдә залында ул гражданин С. ны күрә, ир-ат исерек хәлдә була, ярамас сүзләр әйтеп тавышлана, куллары белән селтәнә, кисәтүләргә игътибар итми, полиция хезмәткәренең сүзләрен тыңламый, шуның аркасында, РФ АХ Кодексының 20.1 маддәсе 2 өлеше (вак хулиганлык) нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. 

Тоткарлаган вакытта, кибет хезмәткәрләре һәм сатып алучылар алдында, үз вазифаларын үтәүче полиция хезмәткәренең намусын һәм абруен төшереп, начар сүзләр белән кимсетә.

Үз гаебен гаепләнүче тулысынча таныган. Ул үзенә шәһәрдән чыгарга ярамаганлыкка, үзен тиешенчә тотарга кирәклеккә кул куйган. Җинаять эше халык судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев