Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыга машина тәрәзәсеннән тонировканы алудан баш тарткан өчен штраф салынган

Бу хакта җирле ЮХИДи бүлегендә хәбәр иттеләр.

21 яшьлек алабугалыга машина тәрәзәсеннән тонировканы алудан баш тарткан өчен 2,5 мең сум күләмендә штраф салынган. Юл-патруль хезмәте инспекторлары автомобильне туктаткан.Тикшергәннән соң, машинаның алгы пыялаларының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан кимрәк булуы ачыкланган.

Егет инде административ җаваплылыкка тартылган булган: аңа хәтта тонировканы бетерү турында язма таләп тапшырылган, әмма машина йөртүче аларга игътибар итмәгән. Нәтиҗәдә, РФ Административ хокук бозулар Кодексның 19.3 статьясының 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелде.

Бу очракта 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алыну яки 120 сәгатькә кадәр мәҗбүри эш каралган.

Ел башыннан алып, алгы пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеген бозган өчен 39 машина йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев