Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалылар алдакчыларга миллионнан артык акча күчергән

Бу хакта полиция бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алабуга полициясенең кизү бүлегенә мошенниклык факты һәм акча урлау турында гариза белән 3 граждан мөрәҗәгать иткән.

Беренче очракта алдакчылар кармагына Алабугада яшәүче 63 яшьлек ханым эләгә, аның телефонына билгесез кеше шалтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Мошенник ханым исеменә кредит рәсмиләштерелүе турында әйтә. Зыян күләме 240 мең сумнан артык.

Менделеевск районында яшәүче белән шундый ук хәл булган. Монда сумма 960 мең сумнан артык тәшкил итте.

Өченче очракта 56 яшьлек алабугалы социаль челтәрләрнең берсендә үзенең танышыннан «кичергән авыру өчен акча түләнә» дигән хәбәр ала. Күрсәтелгән номер буенча карта номерын һәм телефонына килгән смс-кодны җибәрә. Күпмедер вакыттан соң зыян күрүче үзенең картасыннан 20 мең сумнан артык акча күчерелүен ачыклый, ә аңа хәбәр җибәргән танышының социаль челтәрдәге аккаунты ялган булып чыга.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы гражданнардан игътибарлырак булырга һәм таныш булмаган кешеләргә акча күчермәүне сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев