Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалының банк картасыннан акча урлаганнар

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Алабугада яшәүче 47 яшьлек ханым полициягә акча урлау турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ачыкланганча, ул үзенең банк картасын югалта.

Балансны тикшергәндә, ул билгесез кешенең аның картасы белән түләгәнен күреп ала. Шуннан соң ул картасына блок куя һәм хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян суммасы өч мең сумнан артык. 

Урлау факты буенча җинаять эше кузгатыла. Кайнар эзләр буенча 55 яшьлек алабугалы тоткарлана. Ул үз гаебен таный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев