Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыны фатирында өч кешене ялган теркәгән өчен хөкемгә тарттылар.

Бу турыда Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык судьясы тарафыннан РФ ҖКның 322.3 маддәсендә каралган («Чит ил гражданын яисә гражданлыгы булмаган затны ялган теркәү») җинаять кылуда гаепләнүче гражданга карата җинаять эше каралган. 

Ул, күрә торып, Таҗикстаннан килгән өч кешене фатирында рәсмиләштергән. Суд утырышында ул үз гаебен тулысынча таныган, гамәленә үкенүен белдергән, халык судьясы карары белән гаепле дип табылган. 

Аңа, РФ ҖКның 64 маддәсен кулланып, 10 мең сум күләмендә штраф салу рәвешендә җәза билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев