Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыны исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем иттеләр

Бу хакта юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр итә.

Шәһәрдә исерек килеш руль артына утырган йөртүчеләр чираттагы суд утырышына чакырылды. 

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр итүенчә, җавапка тартылучыларның берсе — Түбән Камада яшәүче Олег Вдовин. Ир-атны 26 июльдә кичен сәгать 9 тулып 40 минут киткәндә тоткарлаганнар, аның исерек хәлдә машинада бакчачылык ширкәтеннән чыгып баруы булган. Әйтүенә караганда, кибеткә ипигә дип чыккан. Юл алдыннан эчеп алуын инкарь итми. 

Бу көнне шулай ук 36 яшьлек алабугалыны да хөкем иттеләр, ул «Chevrolet» автомобиленә исерек килеш утырган. Суд утырышында ул үз гаебен таныды. 

Алабуга район судының 3нче суд участогы халык судьясы карары белән, машина йөртүчеләрнең икесен дә 1,5 елга автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев