Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыны исерек килеш рульгә утырып, юл һәлакәте оештырганы өчен хөкем иттеләр

Гаепләнүче суд утырышында үз гаебен таныды һәм гафу үтенде.

Суд тарафыннан ачыкланганча, албугалы исерек килеш автомобиль белән идарә итә һәм юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара. Һәлакәттән соң хокук бозучыны Алабуганың ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый. Бу хакта Алабуга шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Суд утырышында ул үз гаебен таный һәм тәүбә итә.

Гаепленең шәхесе турындагы мәгълүматларны, аның үз гаебен тануны, гафу үтенүен истә тотып, суд алабугалыны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аны транспорт чарасы белән идарә итүгә кагылышлы эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 2 елга мәхрүм иткән һәм 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев