Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алабугалыны наркотиклар саклаганы өчен хөкем иттеләр

Бу хакта Алабуга шәһәр судының рәсми порталында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Алабуга шәһәр суды тарафыннан алабугалыга карата җинаять эше каралган. Ул, белә торып, наркотик үсемлеге сатып алган, шуннан соң аны яши торган урынына алып кайткан.

Аннары ул бу үсемлектән өендә законсыз рәвештә наркотик ясаган, аны йокы бүлмәсендә шәхси куллану өчен законсыз саклауны дәвам иткән. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан гражданин П. яшәгән урында үткәрелгән тентү барышында наркотиклар табыла һәм конфискацияләнә.

Алабугалы РФ ҖК 228 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа 20 000 сум күләмендә штраф билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев