Алдакчылар кармак сала
Узган атнада кәрәзле элемтә салоны сатучылары өч мәртәбә мошенниклар корбаны булды.
Читтән килгән "кунаклар" Нефтьчеләр проспектында урнашкан "МТС" һәм "Первый Сотовый" салоннарында алдау юлы белән 6 мең сум үзләштергән. Бу турыда дүшәмбе киңәшмәсендә Алабуга районы Эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Петр Макаров сөйләде.
"МТС" салонында бер хатын-кыз 249 сумлык брелок алырга тели. Тик ханымның үзе белән бары тик 5 мең сумлык купюрасы гына була. Сатучы кыз кайтарырга акча эзләгән арада, сатып алучы ханым аны гел ашыктырып телефоннан сөйләшеп тора. Сатучы сдачаны җыйганнан соң ханымнан 5 меңлек купюраны алмакчы була, тик ханым бик ышанычлы рәвештә акчаны сатучыга бирүен аңлата, хәтта буш акча янчыгын да ачып күрсәтә. Сдачаны алганнан соң мошенник китеп бара, ә кассадагы җитешмәүче акча (4 751 сум) бары тик кичен, табышны санаганда гына ачыклана.
Шуңа охшаш хәл шул ук салонда тагын кабатлана. Ир-ат, бер меңлек күрсәтеп, 220 сумлык флеш-карта "сатып ала". Ул вак акча белән 20 сумны җыеп бирә, ә мең сумын бирми калдыра. Бу очракта кибеткә килгән зыян 800 сум тәшкил итә.
Әлеге вакыйга "Первый сотовый" салонында кабатлана. Кибетчегә мең сумлыгын күрсәтеп, мошенник кире кайтарган акчаны да, үзенең мең сумлык акчасын да алып чыгып китә.
Алданган сатучылар бу эшләрне гипнозланган кебек башкардык дип аңлата. Ә Петр Макаров әйтүенчә, бу - оператор-кассирларның битарафлыгы нәтиҗәсе. Җитәкче югары трибунадан сатучыларны игътибарлы булырга чакырды.
Спас ярминкәсендә полиция тулы составта һәм көчәйтелгән режимда эшләде, бәйрәмдә гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, диде Петр Макаров.
Узган атнада Алабуга эчке эшләренең кизү бүлегенә җинаять һәм хокук бозулар турында 290 хәбәр алынган. Шуларның өчесе авыр җинаятьләр категориясенә керә. Кеше милкен урлауның 7 факты, 10 кыйнау, 49 гаилә низагы теркәлгән, 882 кеше административ җавап бирәчәк. Шуларның 92сенә җәмәгать урыннарында һәм шәһәр урамнарында сәрхүш хәлдә булган һәм спиртлы эчемлекләр кулланган өчен беркетмә төзелгән.
Районда һәм шәһәрдә 62 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 16 машина йөртүче руль артында сәрхүш хәлдә булган өчен административ җавап бирәчәк.
Фәридә ӘСКӘРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.43900
-
28 июнь 2022 - 11:45Волонтеры АО «Транснефть — Прикамье» помогли в организации всероссийского праздника, посвящённого Дню молодежи в Казани Центральным местом проведения мероприятия стал парк «Урам».15700
-
28 июнь 2022 - 09:01АО «Транснефть — Прикамье» обеспечивает надежность функционирования производственных объектов АО «Транснефть — Прикамье» завершило плановые работы на производственных объектах в Пермском крае, Республиках Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Свердловской и Кировской областях.14900
-
28 июнь 2022 - 10:3326 июньдә Алабугада Яшьләр көнен билгеләп үттеләр Бәйрәм Яшьләр стадионында — Шишкин буаларында үтте.14900
-
29 июнь 2022 - 13:30Алабугада салкын су һәм ут булмаячак 17.00 сәгатькә кадәр су һәм ут булмаячак дип хәбәр итәләр.12800
-
28 июнь 2022 - 18:01Татарстан буенча Росгвардия идарәсе контракт буенча хәрби хезмәткә кабул итү турында игълан итә Тулырак мәгълүматны 8 (843) 231-44-48 телефоны буенча белергә мөмкин.12200
-
29 июнь 2022 - 09:40Алабугада Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.10100
-
29 июнь 2022 - 10:40Алабугада Яшьләр көнендә 3 меңнән артык кеше булды Шәһәр халкы һәм кунаклар өчен кызыклы һәм бай программа оештырылган иде.9700
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.8700
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.7000
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7000
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.6700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.6500
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.6200
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.5800
-
28 июнь 2022 - 08:02С 29 июня Росреестр Татарстана и МФЦ переходят на безбумажный документооборот Что изменится для татарстанцев при подаче документов на оформление недвижимости.5500
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.2600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.2500
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.2400
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика