Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алдакчылар алабугалыларны 800 мең сумга алдаган

Бу хакта полиция бүлегендә хәбәр иттеләр. 

13 июльдә алабугалыларның стационар телефоннарына билгесез затлардан шалтыратулар килә. Алар үзләрен телефон хуҗаларының туганнары дип атап, юл фаҗигасенә эләгүләрен әйтә. Шуннан соң үзен полиция хезмәткәре дип таныштырган ир шалтырата һәм проблеманы хәл итү өчен акча кирәк булуын белдерә. 

Шулай, 82 яшьлек пенсионерның стационар телефонына билгесез кыз шалтырата, ул үзен әбинең килене дип аңлата һәм юл фаҗигасенә эләктем дип хәбәр итә. Шуннан соң әбигә билгесез кеше шалтыратып үзен тикшерүче дип таныштыра һәм ДТПга бәйле мәсьәләне хәл итү өчен, курьерга акча тапшырырга кирәклеген хәбәр итә. Аферистларның сүзләренең дөреслегенә ышанып, әби акча бирергә риза була. Күпмедер вакыттан соң, алдакчыларның инструкциясе буенча, пенсионер үзенең 500 мең сум акчасын билгесез ир-атка тапшыра.

Шундый ук хәл 76 яшьлек алабугалы ханым белән дә килеп чыга. Ханымга кызының юл-транспорт һәлакәтенә эләгүен хәбәр итәләр. Мәгълүматны яңадан тикшермичә, кызына җәзадан котылырга ярдәм итү өчен, ханым кирәкле сумманы җыя башлый. Зыян күрүче мошенникларга 200 мең сумнан артык акча тапшырган.

Алдакчыларның тагын бер корбаны — Алабугада яшәүче 82 яшьлек әби, юл-транспорт һәлакәтенә эләккән кызын җинаять җаваплылыгыннан алып калу максатыннан, билгесез ир-атка 100 мең сум акча биргән.

Шундый ук шалтырату 58 яшьлек хатынга да килгән. Әмма ул уяулык күрсәтә һәм шунда ук улына кабат шалтырата. Улының юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәвенә ышанганнан соң, бу хәл турында полициягә хәбәр итә.

Әлеге фактлар буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясында каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев