Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алдау юлы белән акча алу

Узган атнада шәһәр-район эчке эшләр бүлегенә хокук бозу һәм җинаять турында 294 хәбәр алынган.

Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлек җитәкчесе Юрий Пономарев эшлекле киңәшмәдә сөйләде.

Хокук саклаучылар ике авыр җинаятьне "кайнар эзләр" буенча ачыклаган. Җинаятьләрнең берсе - үтерү өчен 48 яшьлек алабугалы тоткарланган. Узган атнада шулай ук 11 урлау, үтерү белән янауның 7 очрагы, 11 кыйнау теркәлгән. Атна дәвамында 30 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда ике кеше зыян күргән, моңа кадәр булган дүрт җинаять ачыкланган. "Светлана" кибетендә кичке уннан соң спиртлы эчемлек сату факты теркәлгән.

Узган атнада барлыгы 942 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Мошенниклык очраклары турында сөйләгәндә, Юрий Пономарев алдау юлы белән акча талау схемаларын тагын бер кат искә төшерде: булмаган ДТП, сыйфатсыз дару өчен компенсация, бүләк алу турында хәбәр һ.б. Практика күрсәткәнчә, бу схемалар әле һаман эшли. Күптән түгел өлкән яшьтәге алабугалы ханым мошенникларга 17 мең сум акча күчергән.

Ф.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев