Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Алимент буенча миллион сумлык бурычы булган алабугалыны хөкем иттеләр

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәленә үкенә.

Алабуга шәһәр прокуратурасы тарафыннан элек хөкем ителгән 37 яшьлек алабугалыга карата дәүләт гаепләве хупланды.

Аны РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда ("Ата-ана тарафыннан җитди сәбәпләрсез, суд карарын бозып, балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә акча түләмәү (әгәр бу гамәл күп тапкырлар кабатланса) гаеплиләр.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче, аннан балигъ булмаган балаларны тәрбияләүгә алимент түләтү турында законлы көченә кергән суд карары һәм аңа карата башкарма производство кузгату турындагы карарның барлыгын белеп, керем чыганагы һәм алимент түләргә реаль мөмкинлеге була торып, җитди сәбәпләрсез, аңлы рәвештә алимент түләмәгән, балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Алиментлар буенча гомуми бурыч 1 350 000 сумнан артык тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, кылган гамәленә үкенә. Суд аңа 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев