Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Баласы өчен курыккан алабугалы ханым мошенникларга бөтен акчасын биргән

Зыян 45 мең сум тәшкил иткән.

Алабуга полициясенең кизү бүлегенә 69 яшьлек ханымнан мошенниклык факты турында гариза кабул ителгән. 

Ханым сөйләвенчә, төнлә аңа билгесез хатын-кыздан шалтырата. Шалтыратучы үзен хокук саклау органнары хезмәткәре дип таныштыра. Мошенник аның улы авариягә юлыгуын һәм ярдәм итү өчен акча кирәк булуын хәбәр итә. Хатын үз баласы өчен борчылып, аларга 45 мең сум акча күчергән. 
Тик соңыннан гына ул улына шалтыратып, улының юл-транспорт һәлакәтенә эләкмәвен һәм хәзер эштә булуын белә. Хатын мошенникларның корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча («Мошенничество») җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев