Банк карталарына ау
Мошенниклар җиңел юл белән кулга акча төшерү әмәлен уйлап табып кына тора. Хәзер менә банк карталарыннан акча урлау да киң җәелә бара. Алабугада да шундый факт билгеле булды.
Еш кына без үзебез, аны-моны уйламый, акча урлау мөмкинлеге тудырабыз. Сертотмас үрдәк кебек, бөтен мәгълүматны читләргә түгеп-чәчеп йөрибез. Телефон аша банк картасыннан акча урлау схемасы түбәндәгечә.
Мошенниклар күздә тотылган корбанының кесә телефонына СМС хәбәр юллый: "Сезнең банк картасы блокировкаланган. Аны яңадан эшкә җибәрү өчен түбәндәге номерга шылтыратыгыз... Ярдәм күрсәтү хезмәте (служба поддержки)".
Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Барлык мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә Интернет аша банк картасындагы акчаны "салдыралар".
30 яшьлек алабугалы хатын белән нәкъ менә шундый хәл була һәм ул 6 мең сумнан артык акчасыннан мәхрүм кала.
Ул көнне Ольга (исеме үзгәртеп бирелә) кредит түләү өчен банкка ашыга. Кесә телефонына банк картасы блокировкалану турындагы хәбәр килгәндә, сәгать уклары 15.46 ны күрсәтә.
Тынычлыгы югалган хатын күрсәтелгән номер буенча шылтырата. Ир кеше хатынның банк картасы "ябылуын" раслый һәм аның банк картасыннан интернет хакерларының акча урлавын хәбәр итә. Әлбәттә, хәсрәткә төшкән хатынны ир-ат тынычландырырга керешә, банкоматтан ерак торамы-юкмы икәнлеген һәм карточкада күпме акча барлыгын белешә. Шик-шөбһәгә урын калдырмыйча, хатын дөресен әйтеп бирә: аның картада 2 мең 400 сум акчасы була. Ялган оператор аңа бу акчаларын күрсәтелгән телефон номерына күчерергә куша һәм Ольга шулай эшли дә. Телефондагы ир-ат аның тагын башка банк карталары бармы-юкмы, анда күпме акча барлыгын сораштыра. Чыннан да, Ольганың икенче картасында 5 мең сумнан артык акчасы була. Мошенник Ольгадан бик әдәпле, әмма таләпчән тавыш белән әлеге номерга өч мәртәбә бер мең ярым сумлап акча җибәрергә куша. Ир-ат бу гамәлләрне акчаларны бер картадан икенчесенә күчерү дип аңлата. Шулай итеп, алдакчылар кармагына эләккән хатын 6 мең 800 сум акчасыннан колак кага.
Ирекле рәвештә мошенниклар кулына акчасын тапшырган Ольга бервакыт исенә килеп: "Сез мине алдадыгыз?" дигән сорауны биргәч, телефондагы ир-ат болай ди: "Әйе. Әмма сез кайгырмагыз. Ә менә полициягә хәбәр итәсез икән, акчаларыгызны күрмәячәксез. (Хәер, хәбәр иткән очракта да аны инде кире кайтарып булмаячак).
Шунысын әйтергә кирәк, банклар үзләре дә клиентларга картаның блокировкалануы турында хәбәр итә. Бу чыннан да банк хәбәреме әллә мошенниклар эшеме икәнлеген ничек белергә соң? Монысы бик ансат: банклар турыдан-туры элемтәгә керү өчен телефон номеры калдыра, ә мошенниклар кесә телефоны номерын күрсәтә яки мәгълүматларны СМС хәбәр аша җибәрергә куша - һич кенә дә болай эшләргә ярамый. Моннан тыш, банктан килгән хәбәрдә карта номерының бер өлеше күрсәтелгән була, ә мошенниклар өчен бу мәгълүмат ябык. Нинди генә очракта да банклар пластик карта ияләренә яшерен мәгълүматны теләсә кемгә ачып салганчы, иң элек банкка шылтыратырга тәкъдим итә. Банк бүлекчәләренең адым саен булуын искә алсак, үзең шунда барып килү дә артык булмас.
- Кызганычка каршы, төрле түләүләрне электрон юл белән башкару алымы тормышыбызга киңрәк үтеп кергән саен, бу төр алдашулар да киң тарала бара. Бу очрак шәһәребездә әле тәүгесе генә булуын искә алып, гражданнардан уяурак булуларын үтенәсе генә кала. Гадәттә мондый алдашу юлы белән акча эшләүчеләр - алар иректән мәхрүм ителү урыннарындагы кешеләр. Шунлыктан аларны ачыклау-билгеләү мөмкинлеге дә юк. Әгәр сезгә шундый СМС хәбәр килә икән, кичекмәстән полициягә яки прокуратурага шылтыратырга кирәк,- ди Алабуга эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина.
Сәрия Сираева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев