Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Билгеләнгән вакытта штраф түләмәгән өчен алабугалыга арест бирелгән

Ул өч тәүлеккә кулга алынган.

Җәмәгать судьясы билгеләгәнчә, Алабуга шәһәрендә яшәүче 54 яшьлек ир Россия Федерациясе Кодексының 19.24 статьясындагы 2 өлешендә каралган хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган. Әмма алабугалы күрсәтелгән срокта штраф түләмәгән.

Суд утырышында ир гаебен таныган. Җәмәгать судьясы карары белән аңа 3 тәүлеккә административ арест рәвешендә җәза билгеләнгән.

РФ КоАП 19.24. Административ надзор вакытында билгеләнә торган административ чикләүләрне һәм вазыйфаларны үтәмәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев