Бозлавык корбаннары
Соңгы вакытта күпсанлы аварияләрнең сәбәпчесе: бозлавык, буран һәм юл йөрү кагыйдәләрен сакламау. Әлеге исемлеккә машина йөртүчеләрнең кышкы юлларга әле күнекмәгән булуы да өстәлә.
5 декабрьдә Алабуга-Ижевск трассасында зур юл һәлакәте теркәлә. Ssangyong машинасы йөртүчесе тизлекне арттыра һәм табигать шартларына игътибар итми. Шуның нәтиҗәсендә машинасы белән идарәне югалтып, автобуска килеп бәрелә. Әлеге бәрелү шулкадәр көчле була ки, җиңел машинаның да, автобусның да кузовлары яньчелеп, эчкә бата. Бу вакытта Яр Чаллы - "Татазот" маршруты буенча йөрүче вахта автобусында җиде пассажир була. Аларның өчесе төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алып үзәк район хастаханәсенең травматология бүлегенә озатыла. Бүген аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Иномарка иярләгән 1965 нче елгы хатын-кыз алган җәрәхәтләреннән шунда ук җан бирә. Юл һәлакәте булган урынны тикшергәннән соң, "Стройсервис" ЯАҖ мастерына административ тәртип бозу турында беркетмә төзелә. Әлеге һәлакәттә гаеплеләр тикшерү тәмамлангач төгәл ачыкланачак.
ЮХИДИ хезмәткәре Илдус Гарипов сүзләренчә, соңгы ай ярымда дүрт йөзгә якын юл һәлакәте теркәлгән. Аларның төп сәбәбе - табигать шартларының начар булуы һәм бозлавык. Юл һәлакәтендә һәрчак машина йөртүчеләр генә гаепле түгел. Соңгы атналарда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан аварияләр саны да арткан. Сәбәпләрнең берсе - кышкы вакытка күчмәү. Иртән кеше эшкә барганда әле көн яктырмаган була. Шул сәбәпле, юл аркылы чыгучы җәяүлене машина йөртүче күреп өлгермәскә мөмкин. Иртәнге сәгатьләрдә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арту да шуның белән аңлатыла. Узган атнада гына Алабуга районында ике җәяүлене бәргәннәр һәм әлег аварияләр икесе дә иртәнге вакытта булган.
Җәяүлегә караганда, машина йөртүченең җаваплылыгы берничә тапкыр артыграк. Җәяүле юл аркылы тиешле урында чыкмаса да, әлеге авария өчен руль артындагы кеше җавап бирәчәк. Җәяүленең сәламәтлегенә килгән зыянны да ул түләячәк, гәрчә җәяүле исерек булган һәм юл йөрү кагыйдәсен бозган очракта да.
Людмила ГУБЯНОВА
Олеся СМИРНОВА
Автор фотосы
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 14:27Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 10:43Һәр сүзе ялкынлы Март ахырында Яр Чаллыда иҗат кешеләре танылган татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Клара Булатова белән очрашты. Алабугадан бу кичәдә катнашкан Кадрия Наил кичерешләрен шигъри юлларга салган.
-
18 апрель 2018 - 10:38Безнекеләр икенче урында Үткән ялларда Алабугада Космонавтлар көненә багышланган Бөтенсоюз хоккей турниры булды.
-
18 апрель 2018 - 10:33Алкогольле продукцияне теркәү Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмәт системасында теркәлмәгән алкоголь продукциясенең әйләнеше “Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүен һәм әйләнешен җайга салу һәм һәм алкогольле продукциякуллану (эчү) күләмен чикләү турында” Федераль Закон белән тыелган.
-
18 апрель 2018 - 08:19Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
17 апрель 2018 - 14:59Башта челтәрләр, аннары – мунча Үткән атна ахырында Алабугада мунча комплексын төзү проекты буенча фикер алыштылар. Бу уңайдан узган эшлекле киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов, проект инвесторы Юрий Бычков, шулай ук шәһәр предприятиеләренең җитәкчеләре катнашты.
-
17 апрель 2018 - 14:55“Җиңү язы” Алабугада Безнең шәһәрдә “Җиңү язы” хор музыкасының III төбәк фестивале үтте.
-
19 апрель 2018 - 16:42Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.