Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Бурычлар һәм салымнар

Инвалидларның Төбәк җәмәгать оешмасы "Закал" юристы Константин Базуев сәламәлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен сорауларга җавап бирә.

Мин - инвалид бала анасы. Миңа пенсияне пенсия яшенә (55 яшь) җиткәнче үк билгели алалармы?

− Әйе, билгели алалар. РФ Пенсия законнары буенча, инвалид баланың анасына картлык буенча пенсияне вакытыннан алда, 50 яшьтән билгеләү каралган. Аның өчен пенсия билгеләү вакытына 15 еллык иминият стажы һәм баланың 8 яшькә кадәр тәрбияләнүе шарт. 2013 елның 28 декабреннән "Иминият пенсияләре турында" Федераль Законның 1 маддәсе 1 пункты нигезендә, картлык буенча пенсия әлеге Федераль Закондагы 8 маддәдә каралганча, вакытыннан алда пенсия инвалид баланың ата-анасының берсенә, шәхси пенсия коэффициенты 30дан да ким булмаганда, баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән 55 яшьтәге ир-атка, 50 яшьтәге хатын-кызга, иминият стажы 20 яки 15 елдан ким булмаганда билгеләнә.

Мин - 2 группа инвалиды, эшләмим. 13 меңлек бурычым бар. Суд приставы пенсия картама арест салган һәм аннан әҗәтнең суммасын алган (бөтен пенсиямне диярлек). Законлымы бу? Бу очракта нишләргә?

− Суд эшләрен башкаручы приставлар, кагыйдә буларак, бурычлыларның счетларына һәрвакыт арест сала, ләкин шул ук вакытта алар гражданнар кеременең, шул ук вакытта пенсиянекенең дә 50 проценттан артыгын алырга тиеш түгел. Арест салган вакытта, суд приставы счетның нинди булуын анык белми. Мөгаен, ул бу картага пенсия күчерелгәнен белмәгәндер. Бу очракта Пенсия фондыннан әлеге исәпкә пенсия акчасы күчерелгәнлеккә белешмә алырга кирәк. Белешмәне суд приставына күрсәтүгә, арест кире алынырга тиеш. Әгәр баш тартсалар, прокуратурага шикаять белән мөрәҗәгать итәргә була. 2007 елның 2 ноябреннән "Башкаручы эшчәнлек турында" Федераль Законның 99 маддәсе 2 өлешендәгечә, башкаручы документны (берничә башкаручы документны) үтәгәндә, бурычы булган гражданнан хезмәт хакы һәм башка кереме 50 проценттан да артык күләмдә алынмый. Башкаручы документтагы таләпләр тулысынча үтәлеп беткәнче, тотып калулар башкарыла.

Мин 2 группа инвалиды. Транспорт салымы буенча һәм транспорт чарасының иясе буларак, берәр ташлама бармы?

− Татарстан Республикасының "Транспорт салымы турында" (2002 ел, 29 ноябрь, №24-ЗРТ) Законның 6 маддәсе 1 пункты нигезендә, 100 ат көче егәрлекле автомобильгә ия булган 1 һәм 2 группа инвалидлар теркәлгән транспорт чарасы өчен салым түләүдән азат. Бер үк зат исеменә берничә транспорт чарасы теркәлгән очракта, ташлама бер транспорт чарасы өчен генә бирелә. 2002 елның 25 апреленнән "Транспорт чарасы ияләренең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү" Законның 17 маддәсендәгечә, шул исәптән медицина күрсәтүе буенча транспорт чарасына ия инвалид балаларга да, яисә аларның законлы вәкилләренә мәҗбүри иминиятләштерү килешүе буенча, алар түләгән иминиятләштерү премиясенең 50 проценты күләмендә компенсация каралган.

Компенсация алуга хокукы булган затның транспорттан файдалануы шарты белән, аның белән беррәттән машина йөртүче зат икедән дә артык булмаганда, компенсация каралган.

Кызыксынган сорауларыгыз буенча өстәмә мәгълүматны Алабуга шәһәре Төзүчеләр урамы, 27 адресы буенча урнашкан Инвалидларның Төбәк җәмәгать оешмасында ("Закал") белергә мөмкин, тел. 3-34-70.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев