Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Быел Алабуга районында 40 юл-транспорт һәлакәтендә 7 кеше һәлак булган

Аларның берсе балигълык яшенә дә җитмәгән.

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтләрендә 7 кеше һәлак булган, аларның берсе балигълык яшенә дә җитмәгән.

Юл һәлакәтләре нәтиҗәсендә 43 кеше зыян күргән. Мондый мәгълүматларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илфир Асылов китерде.

— Бу вакыйгаларның төп сәбәпләре: каршы як полосага чыгу, транспорт белән исерек хәлдә идарә итү, мототехника белән идарә итү һәм җәяүлеләрне бәрдерү, — дип сөйләде ул.

Ел башыннан Татарстанда 698 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 859 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Апрель аенда инде 17 кеше һәлак булган, шуларның 9ы — узган атнада. Ике юл-транспорт һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелә.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев