Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Бәйрәм имин үтте

Җиңү бәйрәмен, 4 көнгә сузылган ялларны үз эченә алган атна үтеп китте. Хокук саклаучылар белдерүенчә, бәйрәм чараларында гадәттән тыш хәлләр, җитди тәртип бозулар теркәлмәгән.

Күзәтү

Александр бакчасында видеокүзәтү юк

- Бәйрәм чараларының бер өлеше узган Александр паркында видеокүзәтү тоташтырылмаган булу сәбәпле, андагы хәлне без тулысынча контрольдә тота алмадык, - ди Юрий Пономарев.

Тыю һәм кисәтүләргә карамастан, бәйрәм вакытында биредә сыра һәм башка эчемлекләр пыяла савытларда сатылган. Күңел ачулардан соң паркта ватык пыяла шешәләре дә күп булган.

Район башлыгы Геннадий Емельянов урнаштырылган видеокамераларны үзәк саклау пунктына тоташтырырга дигән күрсәтмә бирде.

Бәла аяк астында

Алабуга үзәк район хастаханәсенә аяк табаны сөяге сыну диагнозы белән 4 яшьлек бала китерелде.

Шәһәр эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев әйтүенчә, кызчыкның аягына мәдәният сарае территориясендә урнашкан фонтан янындагы утыргычның таш плитәсе төшкән.

- Тикшерү барышында әлеге утыргыч өчен җаваплы кешеләр табылмады. Төрле инстанцияләргә шалтырату да уңай нәтиҗә бирмәде: барысы да әлеге утыргычларның хуҗасы булмавын әйтте, - диде Ю.Пономарев.

Юл һәлакәте

Мәскәү-Уфа трассасында барлыкка килгән юл һәлакәте нәтиҗәсендә тагын бер кешенең гомере өзелде.

10 майда кичке сәгать ун тирәсендә М-7 трассасының Лекарево авылы янындагы участокта "ВАЗ-2110" машинасы юл кырыена әйләнеп төшә. ДТП нәтиҗәсендә 19 яшьлек пассажир кыз төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән үзәк район хастаханәсенә китерелә, ә руль артында утырган егет алынган яралардан авария урынында һәлак була.

Фәридә Әскарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев