Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Чаллыда бер ир-ат туйдан соң хатынын һәм аның сеңлесен үтергән

Фаҗигадән соң ул үз-үзенә кул салган. 

Татарстанда бер ир-ат хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен үтергән. Бу хакта Челнинские известия яза.

Фаҗига Тукай районы Мәләкәс авылында булган. Туйдан соң ике көн узгач, 25 яшьлек ир үз йортында 21 яшьлек хатынын һәм аның 18 яшьлек сеңлесен пычак белән кадап үтергән.

Фаразлар буенча, төнлә яшь пар арасында тавыш чыга. Яшь хатынын һәм аңа ярдәмгә чыккан сеңлесен үтергәннән соң, әтисенең сейфыннан мылтыклар алып, Тимур Чаллыга китә. Иртәнге бишләр тирәсендә интим массаж салонында массаж ясата. Хезмәт күрсәткән өчен үзеннән акча сорагач, массаж ясаган хатынны аңын җуйганчы кыйный һәм көчли.

Ир-ат Алабуга янында юл кырыенда машинасында үлгән килеш табылган. Үл үз-үзенә кул салган, дип фаразлый тикшерүчеләр.
Чыганак
Фото: chelny-izvest.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев