Алабуга нуры

Героин белән тотылдылар

9 гыйнварда Алабугада эре партия героин сатарга омтылган 42 яшьлек ир-ат тотылды. Таҗикстан гражданы һәм аның кулдашы бер килограммнан артык катнашмасыз чиста героин сатмакчы булганнар.

Гадәти героинны сату өчен әзерләгәндә гадәттә аңа төрле катнашмалар кушалар, ә менә наркоконтроль кулына төшкән кадәреннән наркоманнар куллана торган 10 килограмм героин әзерләргә мөмкин икән. Бу якынча 20 мең доза дигән сүз.

Наркополиция вәкилләре әлеге җинаятьчеләрне ярты ел күзәтеп йөргән, ә менә кулларыннан тоту өчен, бераз сабыр итәргә туры килгән.

Тоткарланган ир-атлар наркотик матдәләр саклау һәм сату статьясы буенча гаепләнде һәм аларга 20 елга ирекләреннән мәхрүм ителү куркынычы яный.

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 29 март 2018 - 11:59
    Кар суына юл ачкан – ташудан качкан
    Чын яз апрель башында көтелә, анда инде сулар агачак. Су басуга кагылышлы фаразларны “эшлекле сишәмбе”дә ТР Гадәттән тыш хәлләр идарәсенең Алабуга районы буенча башлыгы Николай Доронин хәбәр итте.
    98
    0
    0
Ночной режим