Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Ике алабугалы исерек килеш йөргән өчен хөкем ителде

Суд тарафыннан ике шоферга да бер үк төрле җәза — 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү билгеләнде.

Бу атнада Алабугада яшәүче ике ир-ат исерек килеш йөргән рульдә йөргән өчен үзенең машина йөртү таныклыгыннан колак каккан.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия хәбәр иткәнчә, суд утырышы вакытында гаепләнүчеләрнең берсе — Ренат Фазылҗанов 30 сентябрь көнне 23.35тә Пролетар урамындагы 5в йорты янында тоткарлана. Аның исереклек дәрәҗәсе 0, 284 мг/л тәшкил итүе ачыклана, бу РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.5 п.бозу булып санала. 

Бер атнадан соң Таҗи Гыйззәт урамындагы 16нчы йорт янында тагын бер шофер — Дмитрий Кириллов тоткарлана. Аның исереклек дәрәҗәсе 0,674 мг/л тәшкил итә. 

Суд ике шоферга да бер үк төрле җәза билгеләде — 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү.

Яңалык юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча муниципаль комиссия тарафыннан урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев