Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Ике бала анасы - әфьюн корбаны

Алабуганың наркокүзәтү бүлеге хезмәткәрләре "Мәк-2013" операциясе барышында 1600 грамм наркотик сыекча тапты.

Әлеге матдәне 41 яшьлек алабугалы өендә саклаган. Хатын - ун һәм яшь ярымлык ике бала тәрбияли. Ул бер җирдә дә эшләми, җилбәзәк тормыш рәвеше алып бара. Ә наркотик матдәләргә хирыслыгы моннан 20 еллар чамасы элек башлана.

Беренче тапкыр яңа хисләр артыннан омтылганда аңа нибары 19 яшь кенә була. Наркотикны беренче тапкыр татып караганда "юк" дип әйтә алмавы аны киләчәктә зур бәлаләргә китерәсен башына да китерми. Алга таба тормыш тәгәрмәче көннән-көн түбән тәгәри бара. Яшьтәшләре укыганда, эшкә урнашканда (аларның күбесе хәзер дәрәҗәле урын били) Гүзәлия (исем уйлап чыгарылган) вакытын пычрак подвалларда стажлы наркоманнар компаниясендә уздыра.

Наркотик куллану аның тормышын тулысынча үзгәртә, яшәү рәвешенә әйләнә. Полиция хезмәткәрләре аңа карата берничә тапкыр административ беркетмә төзи, соңрак хатын наркотик кулланучылар учетына алына. Бүгенге көндә дә ул наркологта исәптә тора.

Гүзәлия ике баласын да якты дөньяга "күтәренке кәеф" кичергәндә тапкан. Үскәч алар белән нәрсә булыр? Наркотик беркемне дә аямый. Наркотик матдәләрне законсыз кулланганы һәм саклаганы өчен хатынга карата җинаять эше кузгатылды.

Мыштым гына

Узган атнада "Мәк" операциясе барышында 1,5 килограмм мәк саламы саклаган алабугалы тоткарланды.

Озак вакытлар героин кулланган өчен хөкем ителгән 37 яшьлек алабугалы наркология бүлегендә исәптә тора. Туганнарының яхшы якка үзгәрергә өндәүләрен тыңламый, һәлакәткә илтүче тормышын үзгәртергә теләми. Иреккә чыккач, дус-ишләре үрнәгендә ул тагын да көчлерәк әфьюн куллана башлаган.

Беренче хатыны белән баласы, әнисе, туганының гаиләсе яшәгән фатирда эретмәләр кушылган агулы химикатларны кайнатырга курыккан. Шулай да, үзенә кирәк мөһим эшләрне башкарыр өчен күп фатирлы йортның подвалында "тыныч почмак" булдырган. Полиция хезмәткәрләре нәкъ менә шул почмакта "эш" белән мәшгуль булганда аны кулга алалар да инде. Алабуга Дәүләт наркоконтроль белгече Татьяна Кузнецова әйтүенчә, идән астында әфьюн калдыкларыннан тыш, пакетка салынган 150 грамм мәк саламы һәм шприцлар табылган. Кулга алынучы мәк үсемлегенең саламын ташландык бакчалардан җыйган һәм бакча ширкәтләренең берсендә саклаган. Соңрак ул полиция хезмәткәрләренә 1,5 килограмм киптерелгән мәк саламы сакланган бакча йортын күрсәтә. Наркотиклар саклаган өчен аңа җинаять эше кузгатылды.

Оператив мәгълүматлар буенча, наркотик матдә кушылган экстракт соңгы вакытта шәһәр һәм районнарда аеруча киң кулланылган наркотикларның берсе. Героин кадаучы наркоманнар, күбрәк очсызрак наркотик сыекча куллана. Аларны әзерләр өчен мәк саламы һәм кондитер мәге да җитә. Тормыш төбенә төшкәннәр сыекчаны торак йортларда яки подвалларда ясый һәм куллана. Бу хәлләрне шул тирәдә яшәүчеләр, күршеләр искәртми калмый, әлбәттә.

Алабуга Дәүләт наркоконтроль бүлеге халыкны, үзләренең гомерен һәм сәламәтлеген куркынычлыкка дучар итмичә, хокук саклау органнарына активрак мөрәҗәгать итәргә чакыра. Дәүләт наркоконтроль бүлегенең ышаныч телефоны 3-97-70, 3-28-52.

Сүз уңаеннан:

Наркотик матдәләр кергән үсемлекләрне үстерү белән шөгыльләнүчеләр РФ законы буенча җаваплылыкка тартыла.

РФ Җинаять Кодексының 231нче маддәсе буенча, тыелган үсемлекләрне законсыз эшкәрткән һәм үстергән өчен ике елга якын иректән мәхрүм итү яный.

РФ Административ хокук бозулар Кодексының 105нче маддәсе буенча, наркотик матдәләр кергән кыргый үсемлекләрне юк итү чарасын кулланмаган җир хуҗаларына 15-20 минималь хезмәт хакы күләмендә штраф каралган.

Юридик затлар өчен - 3000 сумнан 4000 сумга кадәр.

Сәрия Сәлимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев