Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Иминлекне саклаучы участок инспекторлары

Халык белән полициянең үзара мөнәсәбәтләрен ничек җайларга һәм ничек ышанычлырак итәргә? Алабуга эчке эшләр бүлегендә үткән чираттагы утырышта Җәмәгатьчелек советы әгъзалары әнә шул хакта сүз алып барды.

Анда кергән тәкъдимнәрнең берсе җирле газеталарда алабугалыларны участок инспекторлары белән таныштыру мәсьәләсенә кагылышлы иде, чөнки кемгәдер ышаныч белдергәнче, иң элек бер-береңне танып-белергә кирәк бит әле. Шуннан чыгып, без бүген сезне җәмәгать иминлеген тәэмин итүче полиция хезмәткәрләре белән таныштыра башлыйбыз. Алар - Г.Камал, Г.Тукай, Азин, Олы Покров, Октябрь, Кече Мәскәү, Нефтьчеләр проспекты кергән 20 нче административ участокта җәмәгать тәртибен саклаучылар. 2 нче номерлы терәк пункт Ленин мәйданында урнашкан (Гассар урамы, 12).

Евгений Гришанин, полиция капитаны.

Алабуга шәһәр-район эчке эшләр бүлегенә 2005 елда милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң килә. Хәзер аңа 27 яшь, җиде ел участок инспекторы булып эшли.

Ришат Галиев, полиция өлкән лейтенанты.

Участок инспекторы булып өч ел эшли. Ришат югары педагогик белемгә ия, филология факультетын тәмамлаган. Хәзер аңа 25 яшь.

Участок инспекторларының эше иртәнге 8 сәгатьтә башланып, соң гына - ягъни кичке 10 нар тирәсендә тәмамлана. Көн саен аларга 7 һәм аннан да артыграк гаиләдә булырга туры килә. Беркетмә төзү, белешмәләр бирү яки рәсмиләштерү, кешеләр белән әңгәмә алып бару, вакыйгаларда катнашкан яки күргән кешеләрдән сорашу кебек эшләр һәм мәшәкатьләр белән көннең үткәне сизелми дә кала. Әлбәттә, төрле катлаулы вакыйгалар йомгагын "сүтеп җыярга" туры килә. Полиция хезмәткәре исеменә лаеклы калу өчен һәрберсенең эзенә төшәргә, кемгәдер ярдәм итәргә кирәк. Ә бу җиңелләрдән түгел.

Участок инспекторларына, әйтергә кирәк, бик үк уңышлы участок тәтемәгән. Монда Алабугада данлыклы "Ерзовка" да, тыштан тын һәм имин тоелган башка районнар да керә. Барыннан да бигрәк, күпләрнең спиртлы эчемлекләр белән чиктән тыш мавыгуы эштә зур авырлыклар тудыра, ди участковыйлар. Алар фикеренчә, төрле каршылыклар һәм тәртипсезлекләрнең 90 проценты әнә шул хәмер зәхмәтенә барып тоташа. Хәзер бергәләп эчү нәтиҗәсендә гаилә җәнҗаллары арта бара. Шул ук сәбәпле сугыш-талаш һәм башка күңелсезлекләр дә ешайды. Бу участокта гына түгел, бәлки тулаем шәһәр буенча спиртлы эчемлекләр "елга булып ага". Каладашларыбыз гомерләрен нәрсә хакына, кем файдасына үткәргәннәрен аңласалар икән... Әйтергә кирәк, безнең инспекторларга эш җитәрлек. Яшьләрнең җыелып күңел ачуы зур мәшәкать һәм борчу тудыра, гадәттә ул кичтән башланып, иртәнгә кадәр дәвам итә. Алар исерткеч эчемлекләрсез генә үтми ич. Яшьләр гадәттә терәк пункт урнашкан мәйданны үз итә, ә тирә-юньдә - торак йортлар, анда исә өлкән яшьтәгеләр күп яши. Шәһәр Советы депутатлары Алабуганың мөһим тарихи урыннарында "коры закон" булдыру турында карар кабул итсә, вәзгыять бераз үзгәрер иде дигән өмет бар. Участок инспекторлары мирас булып торган милекне бүлү эшендә дә катнаша бит әле. Еш кына бу җир участокларына кагылышлы була. Шуннан чыгып нәрсә әйтәсе килә: кеше үзе исән чагында ук милек мәсьәләләрен хәл итеп куйсын иде, моның бер хурлыгы да юк. Юкса соңыннан полициягә һәм башка инстанцияләргә күпме эш йөкләнә, җитмәсә мирасчылар булып калган туган-тумачалар арасында дошманлык барлыкка килә, дип саный участковыйлар.

Участок инспекторлары халыктан үз милкенә карата саграк, уяурак булуын сорый. Бигрәк тә өлкән яшьтәге ата-аналарга карата игътибарлы булырга кирәк. Бүген аларны алдау очраклары ешайды. Әлбәттә, болар аерым очраклар гына. Ә менә Евгений белән Ришат тормышыбыздагы уңай якларны күбрәк күрергә тырыша. Үз хезмәтләрендә алар намуслылык, итагатьлелек кебек сыйфатларны алга куеп эшли. Сүз уңаенда шунысын да әйтергә кирәк, зарурлык туганда аларга шылтыратырга мөмкин. 2 нче номерлы терәк пунктның телефоны - 7-87-97. Евгений Гришанинга - 8-917-869-56-06; Ришат Галиевкә 8-919-691-33-77 телефоныннан шылтыратырга була.

Алия Кариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев