Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Җинаять һәм җәза

Узган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә жинаять һәм хокук бозулар турында 286 хәбәр алынган, шуларның икесе авыр җинаятьләр категориясенә керә.

13 октябрьдә көндезге сәгать уникеләр тирәсендә Мәрҗәни урамындагы 16 нчы йортта билгесез кеше 51 яшьлек хатын-кызны пычак белән яралый. «Кайнар» эзләр буенча беркайда эшләмәүче һәм моңа кадәр дә хөкем ителгәне булган 33 яшьлек ир-ат тоткарлана. Яшьләр урамындагы 17 нче йортта кисәк барлыкка килгән низаг аркасында 57 яшьлек ир шул ук яшьтәге хатын-кызга авыр тән җәрәхәтләре сала.

Узган атнада үзәк район хастаханәсенә төрле яралар белән 25 кеше мөрәҗәгать иткән, законсыз наркотик матдә саклауның бер очрагы ачыкланган.

Юл фаҗигасе

8-14 октябрьдә шәһәр һәм районда 43 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 3 кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды, дип сөйләде Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев.

9 октябрьдә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Чаллы-Менделеевск юлында ВАЗ-2112 автомашинасын йөртүче икенче машинаны узганда «Богдан» автомобиле белән бәрелә. «Богдан» машинасын йөртүче Чаллы БСМПсында алынган яралардан вафат була.

Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе хәбәр иткәнчә, узган атнада сәрхүш хәлдә руль артына утырган өчен - 15, тонировка өчен - 29, тизлек режимын бозган өчен 602 машина йөртүче административ җавап бирәчәк.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев