Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Инвестицияләрдә акча эшләргә теләгән алабугалы зур сумма югалткан

Бу хакта Алабуга полиция бүлегендә хәбәр иттеләр.

Алабуга полициясенең кизү бүлегенә 18 яшьлек алабугалыдан мошенниклык факты турында гариза килгән.

Зыян күрүче сүзләренчә, ул социаль челтәрләрнең берсендә инвестицион компания рекламасын күрә. Сылтама буенча күчеп, сайтта теркәлә. Шуннан соң аңа үзен компания хезмәткәре дип таншытырган хатын-кыз шалтырата. Хатын әйткәнне үтәп, егет мошенникларга 128 мең сум акча күчерә.
Ә инде күчерелгән акчаларын инвестициядән чыгарырга теләгәч, телефонга җавап бирүче булмый. 

Караклык факты буенча җинаять эше кузгатылган.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре уяу булырга һәм билгесез затларның күрсәтмәләрен үтәмәскә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев