Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Ир кадере – ярты миллион сум

Алабугалы яшь хатын, ирен бозымнан арындыру өчен, мошенникларга әнә шуның кадәр акча "бүләк иткән".

Әлеге вакыйга сентябрьдән декабрь башына кадәр дәвам итә. Җитмәсә, ханым бу "капкынга" үзе килеп эләгә, дөресрәге "ашкына".

Телевидение каналларында бара торган экстрасенслар могҗизасын карап кыйммәтле вакытын үткәрергә яраткан яшь хатын экранда кесә телефоны номерын күреп ала һәм күрәзәче-магларга шылтыратып, иренең сөяркәсе бармы-юкмы икәнлеген тикшерергә керешә. Аларга исә шул гына кирәк. Аны игътибар белән тыңлаган ир-ат моны ачыкларга һәм аңа шылтыратырга вәгъдә бирә.

Бер айдан соң, ягъни октябрьдә аңа шылтыраталар. Хатын бу сөйләшү хакында инде оныткан да була. Бу юлы аның белән үзен "Миранда" үзәге хезмәткәре Виктория дип таныштырган хатын-кыз гәп куерта. Ул алабугалыдан исемен, ни белән шөгыльләнүен һәм башкалары турында сораша. Аннан соң хатынга күңелсез хәбәр җиткерә: имеш, аның ирендә бозым бар. Әлбәттә, бозымны чыгарырга була, тик моның өчен 25 мең сум акча кирәк. Виктория акча күчерү өчен координатларын күрсәтә. Менә шуннан соң китә инде хәлләр...

Октябрьдә беркатлы алабугалы, Сбербанк хезмәтләреннән файдаланып, мошенниклар исәбенә барысы 300 мең сум акча күчереп өлгерә. Бу операцияләр турында аның бер генә квитанциясе дә сакланмаган, күрәзәчеләр кушканча, ул аларны юк итеп бара. Алга таба хәлләр тагын да куера. Ноябрь ахырында аңа яңадан шылтыраталар. Бу юлы хатын үзен "Миранда" үзәге җитәкчесе Елена Николаевна дип таныштыра. Ул да бер сүзне тәкрарлый: "иреңдә бозым"... Әгәр вакытында чара күрелмәсә, ирнең юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, гомерлек инвалид калуы ихтимал, дип кисәтә ул әңгәмәдәшен. 200 мең сум акча күчергән очракта экстрасенслар бу бозымны чыгарачаклар, дип вәгъдә итә мошенник хатын.

3 декабрьдә беркатлы хатын аларга тагын зур сумма акча күчерә һәм квитанцияләрен юкка чыгара.

Мондый зур акчалар яшь парга каян килгән соң? Гаилә башлыгы әйбәт хезмәт хакы ала һәм акчасын йорт төзү өчен тупларга тырыша. Хатыны исә мошенниклар кармагына эләгеп, аларга акча җибәреп ятканын иреннән яшерә. Ул зур сумма акчаларның юкка чыгуын иренә төрле хәйләләр уйлап чыгарып аңлата. Әйтик, 300 мең сумны банктан кайтканда юлда югалткан, 200 меңен ахирәтенә бурычка биргән, имеш... Ир нәрсәдәндер шикләнеп, дөресен сөйләвен таләп иткәннән соң, ягъни 7 декабрьдә ул барысын әйтеп бирә. Алабуга полиция бүлеге инспекторы Л.Бикмуллина әйтүенчә, гаилә башлыгы бу турыда хокук сакчыларына гариза язып тапшырган.

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев