Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Җирнең кадастр бәясе

Билгеле булганча, агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады. Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рәүф Исмәгыйлов белән шул хакта сөйләштек.

- Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә ала?
- Бүгенге көндә бу бик гади һәм материаль чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен сезгә интернет һәм сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Кадастр номерын җир участогының кадастр паспортыннын яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Беренче эш итеп, интернетта Росреестрның кадастр картасы (Публичная кадастровая карта) битенә керергә кирәк. Икенчедән, кадастр номеры, адрес, координатлар битенә сезне кызыксындырган җир участогының кадастр номерын кертергә һәм эзләргә кирәк. Килеп чыккан биттә сез әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмәт, шул исәптән кадастр бәясен дә күрә аласыз.
- Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?
- Нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап, җиргә төрле бәя куела. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар карамагындагы җирләр, файдалы казылмалар чыгарылучы җирләр авыл хуҗалыгы карармагындагы җирләрдән күпкә кыйммәтрәк йөри.
- Җир кишәрлегенең кадастр бәясе белән килешмәсәң, нишләргә?
- Бүгенге көндә кулланылыштагы закон нигезендә, җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә, алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар, ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмалаларыннан түләү кәгазе килгәч кенә белә һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалта. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып, җир салымының, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калынмыйча башкарылырга тиеш, шуңа күрә алдан җир участогының кадастр бәясен белеп тору файдага гына булыр, дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев