Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исерек килеш машина йөрткән алабугалыга суд мәҗбүри эшләр билгеләде

Ә махсус парковкага урнаштырылган автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнәчәк.

Руль артына исерек килеш утырган алабугалы машинасыннан колак какты.

Алабуга шәһәр суды исерек килеш машина йөрткән шоферга карата җинаять эшен карады. Бу кешенең инде моңа кадәр дә шундый ук җинаять өчен җәлеп ителгәне булган. 

Суд ир-атны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапты һәм 160 сәгатькә мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан ике елга мәхрүм итте.

Махсус парковкага урнаштырылган автомобиль дәүләт файдасына конфискацияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев