Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исерек килеш руль артына утырган алабугалыны алты айга колония-поселениегә хөкем иттеләр

Моның турында Алабуга шәһәр судында сөйләделәр.

Алабугада дәүләт автоинспекторлары исереклек билгеләре булган шоферны тоткарлаган. 

Алабуга шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, элегрәк бу гражданин исерек килеш җинаять кылган өчен РФ ҖК 264.1 маддәсе буенча җавапка тартылган булган инде. Ләкин ул кабат исерек килеш рульгә утыра. Суд утырышында гаепләнүче кылган эшенә үкенгән, каты җәза бирмәвен сораган.

Гражданин И. РФ ҖК 264.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныла һәм аңа 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, колония-поселениедә җәзаны үтәү, транспорт чаралары белән идарә итү белән бәйле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 4 елга мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев