Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исерек килеш руль артына утырган алабугалыны хөкем иттеләр

Суд гаепле кешегә 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Алабуга шәһәр прокуратурасы моңа кадәр хөкем ителмәгән 41 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ ҖК 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба (административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән кеше исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта ачыкланганча, 6 август төнендә гаепләнүче, исерек хәлдә, «КИА Пиканто» маркалы автомобиль руле артына утырып, Тойма урамына таба юнәлә, һәм шунда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Моңа кадәр бу машина йөртүче исерек хәлдә автомобиль белән идарә итү өчен административ җаваплылыкка тартылган (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча) һәм транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа 160 сәгать мәҗбүри эш һәм 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев