Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исерек килеш руль артына утырган алабугалының машинасы конфискацияләнгән

Алабуга шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителмәгән 21 яшьлек ир-егеткә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба («Административ җәзага тартылган яки хөкем ителгән зат тарафыннан исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү).

Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2023 елның нояберендә исерек хәлдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Лада 211440 Самара» маркалы автомобиле руле артында тоткарланган, дип аңлатты прокурорның өлкән ярдәмчесе Кристина Тиханова.

Шулай ук элегрәк гаепләнүченең РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 12.26 маддәсенең 1 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылганлыгы, аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнгәнлеге ачыклана.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таный, кылган гамәлләренә үкенә.
Суд аңа 1,6 елга транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм итү белән 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләде.

Моннан тыш, РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсе нигезендә, хөкем ителгән кешенең җинаять кылганда кулланган «Лада 211440 Самара» автомобиле дәүләт файдасына конфискацияләнә.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев