Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Исерек килеш машина йөрткән хатын-кыз суд каршына басты 

Ул машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. 

Алабугада яшь хатын-кыз исерек килеш руль артына утырган өчен автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Бу хакта юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссия хәбәр итә. 

Суд утырышында укылган беркетмә нигезендә, 14 августта 2.14 сәгатьтә Юлия Кошенкова Тынычлык проспекты буенча 12нче санлы йорт янында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Автоледи руль артында исерек хәлдә була. 

Алабугалы барлык гаепләүләр белән ризалаша, ләкин руль артына исерек килеш утыру сәбәпләрен аңлатудан баш тарта. 

Нәтиҗәдә, судья карары шундый: хатын-кыз 1,5 ел дәвамында автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм һәм, моннан тыш, 30 мең сум күләмендә административ штраф түләргә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев