Алабуга нуры

Канлы еллар кайтавазы

Депутатны үтерүдә гаепләнүче элек Алабугадагы "Любимов" группировкасы әгъзасы булган җинаятьче тоткарланды.

Әлмәттә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре үтерүдә гаепләнүче 46 яшьлек алабугалы Вячеслав Панаринны тоткарлады. В.Панарин моннан 19 ел элек кеше үтергән өчен халыкара эзләүдә булган һәм башка кеше исеме белән яшәгән.

1993 елның маенда Панарин "Любимов" группировкасына керә. Группировка лидеры Любимов, Алабугада кибетләр челтәре хуҗасы булган Татарстан Югары Советы (хәзер Дәүләт Советы) депутатларының берсенә коммерциячел дәгъва белдерә. Кибетләрнең бер өлешенә бандитлар күз сала. Барлыкка килгән конфликт нәтиҗәсендә Любимов Панарин һәм группировканың тагын бер әгъзасына депутатны юк итәргә дигән күрсәтмә бирә. Киллерлар барысын да яхшылап планлаштыра: операция өчен милиция хезмәткәре формасы, жезл, ату коралы булдырыла. Милиционер формасына киенеп, алар депутатның машинасын Казан-Чаллы трассасында туктаталар, пистолет белән автоматтан депутатны һәм аның машина йөртүчесенә аталар. Машина руле артында утыручы авыр яралана, ә депутат урында ук һәлак була. Пулялар тишкәләп бетергән чит ил машинасын урманда калдырып, һөҗүм итүчеләр автомобильгә утыралар һәм Менделеевскига юнәләләр. Аларны Менделеевск шәһәренең эчке эшләр бүлеге наряды күреп кала. Милиционерларның туктарга дигән таләбенә бандитлар буйсынмыйлар. Аларны эзәрлекләү башлана, тик "Москвич" машинасын йөртүче идарәне югалта һәм юлда торган асфальт салучы катокка килеп бәрелә. Бу вакытта машина янына Менделеевск эчке эшләр бүлегенең дүрт милиционеры да килеп җитә. Хокук саклаучыларны күреп алган бандитлар ут ача. Нәтиҗәдә, ике милиционер һәлак була, берсе авыр яралана.

Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тарафыннан РСФСР җинаять кодексының 15-102 маддәсенең п. "з", 102 нче маддәсенең п.п. "з", "и" буенча җинаять эше кузгатыла.

Депутатны һәм ике милиционерны үтерү белән бәйле бу вакыйга Татарстан Президентының "Оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча гадәттән тыш чаралар турында"гы указын кабул итүгә сәбәп булды.

Үтерүдән соң Панарин Мәскәүгә китә, анда ул ялган паспорт буенча яши башлый, дип хәбәр итә ТР эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат хезмәте. Полицейскийлар Панаринның 1998 елда Әлмәткә күчеп кайтуын, анда берара машина йөртүче булып, соңрак аяк киемнәрен төзәтүче остаханәгә итекче булып урнашуын ачыклыйлар. Соңрак ул үзенең остаханәсен ачып җибәрә. Тоткарланучыга җинаять гаебе белдерелде һәм әһәмиятле тикшерү эшләре башкарылды. Панарин үз гаебен таныды. Ул РФ җинаять-процессуаль кодексының 91 нче маддәсе буенча тоткарланды һәм Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең вакытлыча тоту изоляторына урнаштырылды.

Ләйсән ГАЛИМОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: