Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Кеше акчасын үзләштергән

Алабуга шәһәр прокуроры Самара шәһәренең 27 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Аңа РФ Җинаять кодексының 158 маддәсе 3 нче бүлегенең «Г» пунктында каралган («Банк счетыннан яки электрон акчаларны яшерен урлау») җинаять кылуда гаепләү белдерелгән, дип хәбәр итә Алабуга шәһәр прокуроры ярдәмчесе Л. Р. Платонова.

Беренчел тикшерү барышында ачыкланганча, 2023 елның июнендә гаепләнүче, исерек хәлдә, банкның мобиль кушымтасын кулланып, зыян күрүченең кәрәзле телефоныннан үзенә акча күчергән (парольне ул хатын-кыз керткәндә күргән һәм истә калдырган). Ул барлыгы 72 500 сум акча үзләштергән. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.

Аңа читкә китмәү һәм тиешле тәртип турында язылу рәвешендә чик кую чарасы сайланган.

Җинаять эше ТР Алабуга шәһәр судына эшне карау өчен җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев