Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Кеше талаучы тотылды

Тикшерү комитеты бинасы янында пенсионер карчыкны талаган алабугалыны күзәтү камерасы ярдәмендә тотканнар.

18 августта кичке сәгать алтылар чамасында район үзәк хастаханәсендә дәваланып ятучы оныгы яныннан кайтып баручы пенсионер Нефтьчеләр проспекты, 56 нчы йорт яныннан узып барганда (Тикшерү комитеты янында) 29 яшьлек таныш булмаган егет йөгереп килә дә сумкасын тартып алмакчы була. Карчык югалып калмый һәм сумканы кулына кысыбрак тота, әмма каршылыкка очраган җинаятьче, бар көчен туплап, табышын югалтмаска тырыша һәм карчыкны җиргә егып, аны сумкасы белән бергә өстери. Әлбәттә, көчләр тигез булмый (яшь аермасы да 40 ел шул), карак сумканы эләктереп, вакыйга урыныннан шылу ягын карый.

Тикшерү барышында әлеге җинаятьне кылучының шәхесен тиз ачыклыйлар. Ул кеше әйберенә кызыгып тиз генә баерга омтылган йөк төяүче, Гари авылы кешесе булып чыга. Тик сумкада әлләни байлык булмый: халат, башмак һәм берникадәр акча гына була. Пенсионер өчен, әлбәттә, монысы да зур югалту булыр иде, җитмәсә, нинди тупас ысул белән бит!

Әлеге бәндәнең явыз гамәлен күзәтү камерасы эләктереп алган. Хәер, бер атна элек ул тагын бер җинаять кылган булган. "Меридиан" кибете янында укучы кыз калдырган велосипедны алып шылган да тынычланган. Имеш, монысыннан тыныч кына котылган, икенчесе дә шома гына узар дип уйлаган, күрәсең. Элек хөкем ителгәне булмаса да, бу юлы егеткә закон нигезендә җавап бирергә туры килер, мөгаен.

Бушка бәрәңге ашыйм дип...

Алар сөрми дә, утыртмый да, андыйлар кеше хезмәтеннән генә файдаланырга ярата. 20 августта район басуларындагы уңышны урлау фактлары булды. Беренчесендә Иске Күклек белән Үмәк авыллары арасындагы "Вятские зори" басуыннан бәрәңге казып ятучы 29 яшьлек Зәй кешесенә тап булалар. Икенче факт та шушы ук басуда кабатлана. Бу юлы Чаллы шәһәрендә яшәүче 58 яшьлек хатын бушка бәрәңге ашамак булып тотыла.

Аноним шылтыратулар теркәлми

Яңа кагыйдәләр нигезендә теракт фактларыннан кала башка аноним шылтыратуларны Алабуга эчке эшләр бүлеге диспетчерлары теркәмәячәк.

Сәрия Сираева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев