Алабуга нуры

Кунак булсаң, тыйнак бул

Иртә таңнан дүртенче микрорайондагы урман посадкасында Чаллыдан кунакка килгән кызны талаганнар.

Бу турыда ишеткәч, күпләр кызның таң атмас борын урман посадкасында нишләп йөрүе хакында кызыксына башлаячак, әлбәттә. Ә эш бөтенләй башкача башлана. Чаллы кызы интернет аша ике алабугалы белән таныша һәм алар байтак вакыт элемтә тота, уртак кызыксынулары, мавыгулары булуы ачыклана. Шуннан соң Алабугадагы танышы аны кунакка чакыра. Әлбәттә, кунак янына тагын ике дусты да килә. Яшьләр кичне күңелле үткәрергә теләп, өстәл әзерлиләр һәм шактый эчеп алалар. Каннары уйнап торган кызлар арасында тавыш чыга һәм кунак кызы белән танышларының берсе сугыша ук башлый. Чаллы кызы үпкәләп булса кирәк, фатирдан чыгып китә һәм машина юлына чыкмакчы булып, урман посадкасына таба борыла.

Тик әле урамда караңгы һәм кеше фәлән дә күренми.

Аннан соң нәрсәләр булганын кыз инде юньләп хәтерләми. Юлда ниндидер егет очрап, нәрсә турындадыр сөйләшүләрен, аннан соң егетнең кыз авызын томалавын гына томанлы хәтерли ул.

Иртәнге сәгать алтылар тирәсендә кыз аңына килә. Әмма тәнендә көч куллану билгеләре күренми.

Сумкасы җирдә аунап ята, әмма анда кайбер әйберләре булмый (ачыкланганча, 1350 сумлык).

Шул көнне кич белән кыз полициягә хәбәр сала. Тикшерү барышында ачыкланганча, гариза бирүче дә, аның белән "көч сынашкан" танышы да талау һәм кыйнап талау фактлары өчен элек хөкемгә тартылган булганнар. Ә Чаллы кунагы ике тапкыр хөкем ителгән.

В.Винер

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: