Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Әллә нишләдек

Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев узган атнада теркәлгән җинаятьләр һәм хокук бозулар турында сөйләде.

Хокук саклаучылар тарафыннан җиде көн эчендә 354 җинаять һәм хокук бозу теркәлгән.

Авыр һәм аеруча авыр җинаять төркеменә керүче дүрт җинаятьнең берсе әлегә ачыкланмаган. 10 апрельдә иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Алабуга һәм Менделеев шәһәрләре арасындагы басуда урнашкан 864 нче скважина янында хатын-кыз мәете табыла. Тикшерү вакытында вафат булучының 37 яшьлек алабугалы булуы ачыклана. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылган, кеше җанын кыючыларны эзләү бара, диде Юрий Пономарев үзенең чыгышында.

Алабуга үзәк район хастаханәсенә авыр тән җәрәхәтләре белән 55 яшьлек хатын китерелә. Полицейскийлар ачыклаганча, хатынның мондый авыр хәлдә булуына аның 26 яшьлек улы гаепле.

2 апрельдә кичке сәгать уннарда Тынычлык проспектында урнашкан йортларның берсе янында билгесез кеше пычак белән янап, 29 яшьлек алабугалының акчасын һәм телефонын талый. Әлеге җинаять өчен 54 яшьлек Казан кешесе тоткарлана.

Чапаев урамында урнашкан йортның тәрәзәсен ватып кереп, 37 яшьлек йорт хуҗасының ун мең сумлык милкен урлап чыгалар. Тик, без капчыкта ятмый дигән кебек, әлеге җинаять ачыклана һәм полицейскийлар җинаять кылуда гаепләнүче 19 яшьлек моңа кадәр дә хөкем ителгән Алабуга егетен тоткарлый.

Берәүләр тәрәзә ватып кереп, җиңел генә баерга тырышса, икенчеләре чит шәһәргә килеп, ачыктан-ачык таларга да чирканмый. Шулай, 13 апрельдә сәгать көндезге дүрт тирәсендә Мәскәү урамындагы кибеттән 20 кап сигарет урлыйлар. Хокук саклаучылар "кайнар эзләр" буенча күрше Чаллыдан килгән ике 19 яшьлек тәмәке яратучыны тоткарлый.

Балигъ булмаганнар катнашында теркәлгән хокук бозуларга Алабуга эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Юрий Пономарев аерым тукталды. Тугызынчы класста укучы ике кыз "Меридиан" сәүдә үзәге бүлекләренең берсендә әйбер урлаганда тотыла, тагын бер укучы "Бердәм Рәсәй" спорт комплексында телефон чәлдерә. Алай гына да түгел, узган атнада үзәк район хастаханәсенә киселгән яра белән 4 нче класс укучысы китерелә. Юрий Пономарев әйтүенчә, әлеге зыянны малайга, дустының әнисе, "бер шешә аракы аркасында" китергән.

Горький урамындагы кибеттә балигъ булмаганнарга тәмәке һәм спиртлы эчемлек сатудан да баш тартмаганнар.

Атна дәвамында 11 урлау теркәлгән, шуларның өчесе - "Мустанг" һәм "Нефтьчеләр" гараж җәмгыятендәгеләре - ачыкланмаган.

Транспорт чараларын ике тапкыр урларга омтылганнар, тик икесендә дә караклар "кайнар эзләр" буенча тоткарланган.

"Бруклин" күңел ачу үзәгендә полиция һәм куркынычсызлык хезмәте тарафыннан наркотик матдә саклауның дүрт очрагы ачыкланган.

Узган атнада 39 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә бер кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган. 13 апрельдә иртәнге сәгать җидедә, Мәскәү-Уфа трассасының Морт авылы янәшәсендәге участогында "Фретлайнер" йөк машинасы шоферы тизлекне арттыра, юл һәм һава шартларын исәпкә алмый, каршы як полосага чыга һәм "Скания" авыр йөк машинасы белән бәрелешә. Ике машина да ярым прицеп белән хәрәкәт итә, берсе исә чит ил машиналарын төягән була (авария нәтиҗәсендә 4 өр-яңа машина зарарлана). "Скания" машинасы шоферы, Әгерҗе кешесе, алынган яралардан авария урынында һәлак була, ә шул ук машинаның пассажиры авыр яралана. Авариядә гаепле шофер зыян күрми.

Узган атнада полицейскийлар тарафыннан өч телефон хуҗасына кайтарылган, моңа кадәр кылган җинаять өчен эзләнүдә булган өч җинаятьче тоткарланган, хәбәрсез югалган дип исәпләнгән бер кеше табылган.

Р.Нуриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев