Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Мошенникларга ышанган алабугалы 160 мең сум акчасыннан коры калган

Җинаять эше кузгатылган.

Алабуга полициясенең дежур бүлегенә 27 яшьлек алабугалы мөрәҗәгать итә һәм билгесез кешеләр аның банк картасыннан 160 мең сум акча урлаган дип хәбәр итә.

Зыян күрүченең сүзләреннән аның кесә телефонына билгесез ир-ат шалтыратуы ачыкланган. Ул кеше үзен кәрәзле компанияләрнең берсенә техник ярдәм күрсәтүче хезмәткәр дип таныштыра. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, кәрәзле элемтә килешүен озайтырга һәм зыян күрүченең телефонына килгән раслау кодын әйтергә кирәк була. Алабугалы ризалаша, смс-кодларны әйтә, шуннан соң ул төрле банклардан операцияләрне раслау кодлары белән хәбәрләр килә башлавын ачыклый. 

Берникадәр вакыттан соң зыян күрүчегә үзен банк хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатын-кыз шалтырата. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, зыян күрүчегә карата мошенниклык гамәлләре башкарыла, һәм аның банк счетларындагы акчаларын саклап калу өчен, бар булган акчаларны бер счетка күчерергә кирәк. Шалтыратучының сүзләренең дөреслегенә ышанып, ир-ат аның күрсәтмәләрен үтәгән. Соңрак зыян күрүче шикләнә башлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә, анда тикшерү барышында аның банк счетыннан 160 мең сум акча алынганлыгы ачыклана.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 статьясының 3 өлешендә («Кража») каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев