02 хәбәр итә
Узган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 173 хәбәр алынган. Биш мошенниклык очрагы теркәлгән. Оренбург өлкәсеннән Алабугага килгән 22 яшьлек кыз шәһәр мәдәният сарае каршында чегәнгә охшаган бер хатынны очрата. Тегесе: "Сине бик нык бозганнар күпме акчаң бар, шул кадәрен миңа бир дә, синдәге бозымны чыгарам. Бозымың...
Узган атнада Алабуга эчке эшләр бүлегенә төрле тәртип бозулар турында 173 хәбәр алынган. Биш мошенниклык очрагы теркәлгән.
Оренбург өлкәсеннән Алабугага килгән 22 яшьлек кыз шәһәр мәдәният сарае каршында чегәнгә охшаган бер хатынны очрата. Тегесе: "Сине бик нык бозганнар күпме акчаң бар, шул кадәрен миңа бир дә, синдәге бозымны чыгарам. Бозымың беткәч, акчаңны кире кайтарырмын",- ди. Кыз чегәнгә алданып 18 мең сум акчасын бирә һәм икенче көнне килешенгән урында күпме генә көтсә дә, чегән хатыны кабат күренми. Ярык тагарак алдында калганын аңлаган кыз полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Бүгенге көндә әлеге хатынны эзләү эше бара.
26 сентябрьдә иртәнге сәгать дүрттә, баласы армиядә хезмәт итүче ананы өй телефоны шалтырап уята. Телефондагы ир кеше тавышы үзен тикшерүче Лебедев дип таныштыра. "Сезнең улыгыз исерек прапорщикны өенә кайтарганда ике кешене машина белән бәрде. Аларның берсе шунда ук үлде. Әлеге эшне җайлау өчен сез тиз арада 200 мең сум акча күчерегә тиеш",-ди. Йокылы-уяулы ана югалып калмый, улының нинди частьта хезмәт итүен сорый, элемтәнең теге очында дөрес җавапны ишеткәч, улының туган көнен әйтергә куша. Тынлык урнаша бераздан тикшерүче Лебедев дөрес булмаган көнне атый. Ананың күңеленә шик төшә һәм ул полиция хезмәткәрләренә хәбәр итә. Әлеге шалтырату буенча да тикшерү эше бара. Полиция хезмәткәрләре соңгы вакытта мошенниклык юлы белән җиңел генә акча эшләүчеләрнең саны артуын искәртә һәм халыкның игътибарлы булуын сорый.
Узган атнада 22 юл һәлакәте булган, анда 7 кеше төрле дәрәҗәдә зыян күргән, бер кешенең гомере өзелгән. 19 сентябрьдә иртәнге сәгать 6да Алабуга-Армалы юлында 47 яшьлек машина йөртүче кюветка килеп бәрелә һәм шунда ук җан бирә. 12 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган өчен, ә 965 шофер тизлекне арттырган өчен җавап бирәчәк.
Л.Зиннәтова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от!Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.3700
-
20 май 2022 - 09:27«Алабуга нуры» газетасына язылу дәвам итә Газеталарга почта бүлекчәләрендә язылырга була.19300
-
20 май 2022 - 13:12Татарстанда ял көннәрендә җепшек кар яву көтелә Татарстанда шимбә һәм якшәмбедә салкынча һава торышы саклана.14900
-
20 май 2022 - 11:25Алабугалы Качка авылына автобусның даими йөрмәвенә зарланды Бакча сезонында әби бирегә көн дә йөри.14300
-
21 май 2022 - 16:278 яшьтән 17 яшькәчә балаларга түләүләрне ничек алырга? Сорауларга Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җавап бирде.13900
-
21 май 2022 - 15:00Бер очрашу — үзе бер гомер КФУның Алабуга институтында шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм язучы Тәлгать Галиуллин белән очрашу кичәсе булды12301
-
20 май 2022 - 10:00Алабугада штрафны вакытында түләмәүчеләрне кулга алганнар Алар административ штрафларны вакытында түләмәгән.12100
-
20 май 2022 - 07:14Виноград утырту серләре Тәҗрибәсе белән танылган бакчачы Франс Хәлилов уртаклаша.11700
-
20 май 2022 - 08:00«Челтәр компаниясе» счетчикларны тикшерә башлады Тикшерү эшләре исәпләү приборы урнашкан урында үткәрелә.10800
-
20 май 2022 - 09:06Алабуга музей-ядкарьлегендә зәркән күргәзмәсе ачылды Бу Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге һәм CHAMOVSKIKH зәркән йортының беренче уртак проекты.10400
-
21 май 2022 - 08:07Алабуга районындагы чәчү эшләре озакка сузылган яңгырлар аркасында тоткарлана Яшелчәчелеккә һава торышы әлегә зур үзгәрешләр кертмәде.10000
-
21 май 2022 - 13:00Алабуганың 4нче гимназиясендә Каюм Насыйри исемендәге татар теле кабинеты ачылды Шул ук көнне белем йортында төбәк методик семинары үтте.9600
-
22 май 2022 - 16:30Алабугада быел 23 күп фатирлы йортка ремонт ясалачак Бүгенгә Яшьләр урамындагы 10нчы йортта эшләр тулысынча төгәлләнгән.9300
-
22 май 2022 - 15:00Мең елдан соң да татар булып туачакбыз 2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды.9100
-
21 май 2022 - 10:00Алабуга урамнарында чәчәкләр утыртыла башлады Барлыгы 57 меңләп чәчәк утыртырга ниятлиләр.8800
-
22 май 2022 - 10:00Алабугалылар үз йортларында алкоголь кибетен ачуны тыюны сорыйлар Алабугалыларны ТР юстиция министры урынбасары Айнур Галимов кабул итте.8800
-
22 май 2022 - 08:50Алабуга районында 7678 тонна сөт савып алынган Иң югары күрсәткеч «Мир» җәмгыятендә.8400
-
21 май 2022 - 11:30Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» акциясе барышында 10 капчык чүп җыелды Алабугада «Татарстанның чиста урманнары» республика чарасы кысаларында халыкта «Ун гектар» дип йөртелгән урында өмә булды.8300
-
22 май 2022 - 11:23Алабуга уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча проектларның Бөтенроссия конкурсында катнаша Гариза Шишкин буалары тирәсен төзекләндерү буенча биреләчәк.8300
-
23 май 2022 - 08:55«Алабуга нуры»на языл һәм пицца от! Һәр дүшәмбе көнне без газетага язылучылар арасында бүләкләр уйнатабыз.3700
-
23 май 2022 - 09:07АО «Транснефть — Прикамье» провело плановое учебно-тренировочное занятие на подводном переходе нефтепровода в Республике Татарстан Специалисты АО «Транснефть — Прикамье» провели плановое учебно-тренировочное занятие (УТЗ) на подводном переходе магистрального нефтепровода (ППМН) Холмогоры — Клин через реку Волга в Республике Татарстан.3600
-
23 май 2022 - 08:11Алабугада балаларның җәйге ялы турында сөйләштеләр Уку елы тәмамланып килә, балаларның бер өлеше шәһәрдән читтә ял итәчәк, кайберләре мәктәп яны лагерьларында булачак, кемнәрдер җәй айларына эшкә урнаша.3500
-
23 май 2022 - 12:08Алабугада бер атнада 2 янгын килеп чыккан Сәбәбе — янгын кагыйдәләрен бозу.3200
-
23 май 2022 - 10:17Татарстанда йомырка, кәбестә һәм кыяр арзанайды Бәрәңгенең бәясе 3,3 процентка арткан.3000
-
20 май 2022 - 16:20Казанда һәм Болгарда 20, 21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган уникаль ут тамашасы күрсәтелә Ут тамашасы 20:00дә башланып төнге сәгать 1гә кадәр дәвамм итәчәк.2000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика