Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Наркотик таратучылар турында хәбәр итегез

18-29 октябрь көннәрендә республикада «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» наркотикларга каршы гомумроссия акциясенең икенче этабы уза.

Акциянең төп максаты — наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. 

Алабуга шәһәрендә «кайнар линия» телефон номерлары билгеләнде, халыктан кабул ителгән сорауларга җавап бирү өчен кизү тору расписаниесе төзелде:

Алабуга эчке эшләр бүлеге телефоны: 7-84-30 (дүшәмбе-җомга көннәрендә — тәүлек буе).

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге телефоны: 7-84-29 (дүшәмбе-җомга: 14.00-17.00).

Мәгариф идарәсе: тел. 7-87-94 (дүшәмбе-җомга 08.00-18.00).

Район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты телефоны: 7-13-58 (дүшәмбе-җомга 08.00-17.00).

Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе телефоны: 3-06-72 (дүшәмбе-җомга 08.00-17.00).

«Шанс-Өмет» диагностика һәм консультация үзәге телефоны: 37-1-47. 

Наркотиклар куллану яки тарату урыннары турында белгән очракта, наркоконтроль бүлегенә шалтыратырга була.

Ышаныч телефоны: 7-84-29, 7-84-30. Шалтырату аноним.

Моннан тыш, наркотик кулланучыларны диагностикалау, дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкин.
Мөрәҗәгатьнең аноним булуы гарантияләнә.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә суд алабугалыны наркотик матдә сатып алуда гаепләп хөкем итте. Ир законсыз рәвештә үзе өчен наркотик сатып алуда гаепләнә. Суд утырышы вакытында ул үз гаебен таныган, гамәлләренә үкенгән. Гаепле кешегә карата 200 сәгать мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев