Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХОКУК

Пенсионерларны алдыйлар

Әйтергә кирәк, заман алдакчылары һәрвакыт эзләнүдә: корбаннарын алдау максатыннан алар ни генә эшләми дә, ни генә уйлап тапмый.

Мәсәлән, 2012 елның 16 гыйнварында полициянең кизү бүлегенә Алабуга районында яшәүче 1959 елгы ханым шылтыратып түбәндәге мәгълүматны җиткерә: имеш, аңа компенсация түләячәкләр, әмма моның өчен алдан күпмедер акча түләргә туры киләчәге хакында телефон аша хәбәр иткәннәр. Әлбәттә ул, зыян күрмәвен сәбәп итеп, гариза язудан катгый баш тартты.

Ханым аңлатуынча, 2009 елда ул телевизор экраныннан күрсәтелгән рекламаны караганнан соң дару сатып алган. Беренче тапкыр мошенниклар аңа шушындый ук үтенеч белән узган елның апрелендә шылтыраткан, әмма ул алар хезмәтеннән баш тарткан һәм аңа әлләни игътибар да итмәгән. Ә менә быел, ягъни 2012 елның 1 гыйнварыннан алып 16 гыйнварга кадәр компенсация түләүләре хезмәте хезмәткәре булып, әрсезләрчә көн саен диярлек шылтыратып, ханымга компенсация тиешле, шуңа күрә алдан акча кертергә кирәклеген искәртеп туйдырып бетерәләр. Шылтыраткан саен компенсация һәм алдан түләнәсе акчаның күләме үзгәреп торганлыктан, хатында әлеге хәбәрнең дөреслегенә шик уяна. Шулай булса да, ул алар белән сөйләшеп тора. Беркөнне аңа Россия Саклык банкының теләсә кайсы бүлегендә үзенә ячейка ачып, билгеләнгән исәп счетына таләп ителгән акчаны күчерергә кирәклеген әйтәләр. Менә шуннан соң ул полициягә хәбәр итәргә мәҗбүр була.

Л.Бикмуллина, полиция инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев